«Тарихи онлайн-музей» дигән мәгълүмати шөгыль

2024 елның 15 марты, җомга

«Наз»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан көндезге төркемдә катнашучылар  өчен  «Тарихи онлайн-музей» темасына мәгълүмати шөгыль үткәрелде.

Катнашучыларга  презентация аша Казан шәһәренең музейлары тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар  «Казан Кремле» музей-тыюлыгына, Ислам мәдәнияте, Казан химия мәктәбе дигән һәм Габдулла Тукайның әдәби музеена читтән торып экскурсия ясадылар. Музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

 Шөгыль, Татарстан Республикасы турындагы белемнәрне ныгыту өчен «Татарстан белгечләре» дип исемләнгән  танып-белү викторинасы белән дәвам ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International