13 нче март көнне Сосна төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ район семинары оештырылды. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эшчәнлек аша укучыларның сөйләм һәм иҗади сәләтләрен үстерү” темасына үткәрелгән семинарда Сосна мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы, Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучылар «Белем утравы» дип аталган педагогик квестта катнаштылар. Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды. Семинарда катнашучылар дәресләрдә әдәп, әхлак, гаилә тәрбиясенә басым ясалуын, белем бирү белән бергә укучыларга әхлакый тәрбиянеӊ дә тирәнтен бирелүен билгеләп үттеләр.