«Яхшылык сәгате» дигән тәрбия чарасы

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Гаилә елы кысаларында 13 нче март  көнне Балтачның  «Наз» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы тарафыннан Карадуган гимназиясе базасында «Яхшылык сәгате» дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.

 Шөгыльдә коррекцион  классның 11 укучысы  бергәләшеп игелек агачы үстерделәр. Биремнәрне үтәп, бердәм булып, тагын да дуслашып киттеләр. Алар яхшылык һәрвакытта да җиңә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әлеге шөгыль кешелеклелек, намуслылык, тирә-юньдәгеләргә һәм якын кешеләргә битараф булмаган караш тәрбияләүгә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International