Кәримова Айсылу "Созвездие-Йолдызлык"фестиваленең гала-концертында 1 урынны яулады

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

🔹8-9 март көннәрендә республикабызның Кукмара, Саба, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау һәм Балтач районнарыннан җыелган яшь талантлар һәм аларның остазлары "Созвездие – Йолдызлык" фестивале белән яшәде, Балтач мәдәният йортында фестивальнең зона туры гөрләде.

💫Фестивальнең зона турында Кариле авылы кызы Айсылу Кәримова "Конферанс" номинациясендә 1 урын, (остазы Галия Әмир кызы Йосыпова) "Вокал-соло" номинациясендә 2 урын (остазы Әлфия Фәрит кызы Фәйзрахманова) яулады💫💫💫
🌟Яшь йолдызыбыз фестивальнең иң затлы бүләге "Мелита" фабрикасыннан тун белән бүләкләнде. Айсылу Казан шәһәренең "Уникс" концертлар залында узачак фестивальнең финал концертында да катнашу хокукы алды.

✅Айсылу Кәримовага 9 яшь. Норма урта гомуми белем мәктәбендә 3 нче сыйныфта «4» һәм  «5» билгеләренә генә укый. 5 яшендэ Юсупова Галия Әмир кызы Йосыповага нәфис  сүз түгәрәгенә йөри башлый. Балтач сәнгать мәктәбендә фортепиано сыйныфында  3 нче  сыйныфта укый. 7 яшеннән Фәйзрахманова Әлфия Фәрит кызына вокал дәресләренә йөри. Шул ук вакытта хореография сыйныфында да да укый. Вокаль ансамбльдә дә җырлый. Сәхнәне бик ярата, һәр чыгышын көтеп 
ала.
💫Айсылуның үзен, әти-әнисен, остазларын зур җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!💐

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International