Балтач муниципаль районы башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2024 елның 8 марты, җомга

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне язның иң күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Көннең яктылыгы – кояшта булса, тормыш гүзәллеге – хатын-кызларда! Сезгә хисчәнлек, назлылык һәм мөлаемлык кебек матур сыйфатлар хас. Һәрберегез җәүһәргә тиң, кабатланмас һәм бердәнбер! Сез уңган да, җитез дә, хезмәт урынында уңышлар казанырга да, йорт эшләрен башкарырга да, якыннарыгызны кайгыртырга да өлгерәсез, гаилә учагын, йөрәк җылыгызны, сөюегезне өстәп, сүндермичә саклыйсыз.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Язның тәүге бәйрәме Сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечеләр бүләк итсен, якыннарыгызның җан җылысын, ихлас кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәгез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне аңлап, назлап торучы көчле затларыгыз, күкрәгегезгә кысып сөяр газиз балаларыгыз булсын! Яшәешегез һәрвакытта да шатлык белән тулып торсын, гаиләләләрегездә татулык, тигезлек булсын, йөзегездән елмаю, кулларыгыздан күркәм чәчәк бәйләмнәре төшмәсен!

Бәйрәм белән Сезне, гүзәл затлар!

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International