8 март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган район чарасы

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Иң матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан район мәдәният үзәгендә яз бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

          Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин бәйрәм чарасына чакырылган хатын-кызларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Чакырылган кунаклар - күп балалы аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, иҗтимагый берләшмәләрдә актив катнашучылар.

          Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм дәртле бию номерлары белән үрелеп барды.     

Авыл җирлекләре җитәкчеләренә, ХЭС хезмәткәрләренә, мәдәният бүлеге, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә, район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) хезмәткәрләренә бәйрәмне оештыруда катнашканнары өчен рәхмәт җиткерәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International