«Буыннар истәлеге» акциясе

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

«Буыннар истәлеге» акциясе кысаларында, 29 февральдә «Волонтер» үзәге активистлары «Маяк» путин десанты студентлар отряды белән берлектә «Геройлар аллеясы» паркында һәйкәлләрне кардан чистарттылар, билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Шул ук көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллин белән очраштылар. Ветеранның йорт территориясен кардан чистарттылар. Башкарылган эшләрдән соң, яшьләрне өйгә чакырды. Ул үзенең яшьлек вакыйгалары, авыр хәрби юлы һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләде. Ветеран кар десанты отрядына зур рәхмәт һәм җылы теләкләр белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International