“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү” темасына викторина үткәрелде.
Чараның төп максаты - юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналларының әһәмияте, күзәтүчәнлекне һәм игътибарны үстерү. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр.
Викторина ахырында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында мәгълүмати китаплар таратылды.