Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан, «Наследник» клубы кысаларында Балтачның «Наз» үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Әфганистан Республикасы һәм Чечня хәрби хәрәкәтләр ветераны Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин белән балигъ булмаган социаль хезмәтләрне алучылар өчен патриотик сәгать оештырылды.
Катнашучылар «Әфганистан» музеенда булдылар. Ветеран аларга үз хезмәте, Ватаныбыз алдындагы бурычларын намус белән үтәгән Россия сугышчыларының җиңел булмаган юлы турында сөйләде һәм истәлекле әйберләрне күрсәтте.