21 февральдә Балтач «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы белән “Шундый һөнәр бар - Ватанны якларга!” дип исемләнгән патриотик сәгать оештырылды. Чараның максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.
Балаларның катнашучы белән турыдан-туры әңгәмә булды. Һәр солдатның туганнарыннан хәбәр алганда яки укучылардан тизрәк җиңү теләген белдергән рухи хатлар килгәндә туган хисләре белән уртаклашты кунак. Сугышчы балаларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт һәм аның алдындагы хезмәт бурычын үтәү турында сөйләде.