Смәел авыл җирлеге яңалыклары. Смәелл авылында гражданнар җыены узды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Смәел авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, Арча урманчылыгы директоры урынбасары Р.Ә. Гайфетдинов, “Смәел” җәмгыяте директоры И.М.Шакиров катнашты.  Җыенны авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Йосыпов алып барды. 2023 елда эшләгән эшләр, алда торган мәсьәләләр, максат, бурычлар  белән халыкны таныштырды.  Халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Соңыннан авыл үзешчәннәренең концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International