«Дарю тепло» дигән социаль акция

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

17 гыйнварда Балтач “Наз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Бөтендөнья яхшылык күрсәтү көненә багышланган #ДарюТепло дигән социаль урам акциясе үткәрелде.

Яшүсмерләр һәм өлкәннәр белән яхшылык турында әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмә һәр катнашучыга ачык һәм яхшы булсын өчен үз йөрәгенә күз салырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Яхшылыкны дөньяга төрлечә күрсәтергә мөмкин: игелекле гамәл кылырга, яхшы елмаю белән елмаерга, яхшы сүз әйтергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International