16 февральдә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре җитәкчелегендә «Волонтер» ирекле үзәге активистлары Әфганистан Республикасында хәрби-хезмәттә һәлак булган һәм катнашкан ир-егетләрнең гаилә әгъзаларына азык-төлек пакетлары таратуда катнаштылар. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары волонтерларга игътибарлары өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.