ТР Раис Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме даталарын 2024 елда раслады

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Татарстанда быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре расланды. Тиешле указга ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Ураза бәйрәме 10 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 16 июньдә узачак. Шулай итеп, чәршәмбе, 10 апрель, ял көне булачак. 16 июнь якшәмбегә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International