«Россия фәне көне» дигән шөгыль

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында, 8 февральдә Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен Россия фәне көненә багышланган шөгыль оештырылды.

Социаль хезмәт алучылар өчен «Барысын да белергә телим» дигән викторина үткәрелде һәм аларга төрле экспериментлар күрсәтелде.

Әлеге шөгыльдә һәр катнашучы үзен бөек галим итеп тоя алды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International