Укытучылар «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнаштылар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

9 нчы февраль көнне Теләче муниципаль районында  «Иӊ яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия  бәйгесенеӊ зона этабы узды. Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Бәйгедә Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Энҗе Васил кызы чыгыш ясады.

Һөнәри  бәйгенеӊ зона этабында уӊышлы чыгыш ясаган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә узачак йомгаклау турына чакырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International