Балтач район инвалидларлар оешмасы “Наз” үзәге һәм районның көмеш волонтерлары белән берлектә "Иҗади яшәү бүлмәсе" Халык традицияләре юлларында" проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасыннан грантлар бирү конкурсы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проект кысаларында, атна саен иҗат бүлмәсендә инвалидлар туку белән шөгыльләнәләр һәм шул ук вакытта безнең төбәк халыкларының халык җырлары белән дә танышалар.