Чепья мәктәбе укучылары мари теле буенча төбәк-ара олимпиада призерлары

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

7 февральдә Йошкар-Ола шәһәрендә “Мари дәүләт университеты” ныӊ Милли мәдәният һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында мари теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. “Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары Исаева Анастасия (10 нчы сыйныф) һәм Данилова Эльза (11 нче сыйныф) төбәкара олимпиада призерлары булдылар. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчесе - мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Алина Александровнаны олимпиадада җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International