7 февральдә район мәдәният үзәгендә район Советының 2023 ел йомгакларына багышланган дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы узды.
Балтач Мәдәният үзәге фойесында төрле тармаклар буенча оешма һәм предприятиеләр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә шулай ук социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме алган һәм үз-үзен эш белән тәэмин итүче әйдәп баручы эшчәнлек алган гражданнар да катнашты.
Алдынгылар слётында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлегенең хезмәткәре Маргарита Габдрахманова бүләкләнде. Безнең учреждениедә Маргарита Анатольевнаның эш стажы - 19 ел. Аны үз туган көнендә бүләк алуы белән котлыйбыз.