2024 елда "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" фестиваленә катнашу өчен Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан гаризалар кабул ителә башланды. Конкурс муниципаль, зона һәм республика этапларында узачак. Фестивальдә берничә буын вәкилләреннән берләштерелгән гаилә-туганлык төркеме нинди милләттән, диннән булуына карамастан, яшәү урынына бәйсез рәвештә катнаша ала.
1 нче муниципаль этап - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 20 нче февральдән 10 мартка кадәр узачак. Балтач районында бу чара 27 нче февраль көнне район мәдәният үзәгендә үткәреләчәк. Чарада узган елларда катнашып җиңү яуламаган гаиләләрдә катнаша ала.
Документлар festival.ehovekov@tatar.ru электрон почтасы адресына, аннан почта элемтәсе аша яисә шәхсән шушы адреска тапшырыла: (420107, ТР, Казан шәһ., Ново-Песочная ур., 44). Фестивальдә катнашу өчен гариза бирү көне дип аның ТР архив эше буенча Дәүләт комитетына электрон почта аша кергән көне санала.
Муниципаль этапта җиңүчеләр (1,2,3 урын) ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
50 000 (илле мең) сум - 1 урын өчен;
40 000 (кырык мең) сум - 2 урын өчен;
30 000 (утыз мең) сум - 3 урын өчен.
Зона этабында җиңүчеләр (1,2,3 урын) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:
100 000 (йөз мең) сум - 1 урын өчен;
80 000 (сиксән мең) сум - 2 урын өчен;
60 00 (алтмыш мең) сум - 3 урын өчен.
Республика этабында җиңүчеләр (1,2,3 урын) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
200 000 (ике йөз мең) сум - 1 урын өчен;
170 000 (йөз җитмеш мең) сум - 2 урын өчен;
150 000 (йөз илле мең) сум - 3 урын өчен;
«Хезмәт династиясе» номинациясе 100 000 (йөз мең) сум;
«Гаилә горыф-гадәтләрен саклау» номинациясе 100 000 (йөз мең) сум;
«Дөнья гаиләсе» номинациясе 100 000 (йөз мең) сум.
Фестивальне үткәрү тәртибе, сроклары һәм башка шартлары турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылган по ссылке.