2023 ел йомгаклары турында район Советы утырышы узды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

🔹7 февральдә мәдәният үзәгендә район Советының 2023 ел йомгакларына багышланган дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы узды.

🔹Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашты.

🔹Утырышның көн тәртибендә "Районның 2023 нче елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 нче елга бурычлар турында" Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин чыгыш ясады. Аның чыгышын тармак җитәкчеләре тулыландырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International