1924 елның 5 февралендә Бөек Ватан сугышы герое Александр Матросов туган. Үз гомерен корбан итеп, ул подразделениенең хәрби бурычын үтәргә ярдәм итә. Берничә көннән соң Александр Матросов исеме бөтен илгә билгеле була. Социаль хезмәткәрләр үз карамакта булган кешеләр белән Александр Матросов батырлыгын искә төшерделәр. Социаль хезмәткәрләр алар белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батырлыгының әһәмияте турында фикер алыштылар.