Балтач мәктәпләре укучылары татар теле буенча олимпиада призерлары булдылар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

1-3 нче февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәбе укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелде. Сосна төп гомуми белем мәктәбенеӊ 5 нче сыйныфы укучысы Гибадуллина Самира, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбенеӊ 5 нче сыйныфы укучысы Сәйфетдинова Гүзәл, Норма урта мәктәбенеӊ 5 нче сыйныфы укучысы Марданов Раил, 9 нчы сыйныфы укучысы Гирфанова Фәридә,  Куныр мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Хәйретдинова Камилә, Салавыч күппрофильле лицеенеӊ 7 нче сыйныфы укучысы Гаптелхәева Альбина,  Субаш төп мәктәбенеӊ 8 нче сыйныфы укучысы Хадеева Дилә,   Бөрбаш мәктәбенеӊ 8 нче сыйныфы укучысы Галиуллина Динә республика олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар.

Нөнәгәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гафиуллина Ландыш республика олимпиадасының җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Укытучылары: Зәйнуллина Л. Г., Латыйпова Р. Г., Шалаева Г. С.,  Саттарова Ә. Р., Фәрзиева А. Г., Галиева Р. М.,  Нуретдинова З. З.,  Гыйльфанова Р. Н.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International