Архивтан хәбәрләр

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

30 нчы январь көнне муниципаль архив җитәкчесе Рүзилә Ильясова бүгенге көндә Түнтәр авылында яшәүче районыбызның иң өлкән кешесе Зарипова Әминә апада булып, аның күпләргә үрнәк тормыш юлын, гаилә тарихын видеоязмага яздырып кайтты.

Ана Даны ордены кавалеры, хезмәт һәм тыл ветераны бүгенге көндә төп нигездә уртанчы кызы Рәсимә, кияве Васил гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Агымдагы елның 10 нчы февралендә озак яшәү серен кешеләргә яхшылык эшләүдә күргән “Ак әбиебезгә” 101 яшь тулачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International