Балтач мәктәпләре укучылары татар әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләре булдылар

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

28-30 январьдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы   узды.

Норма мәктәбенең  7 нче сыйныфы укучылары Хәбибуллина Дилә, Саттарова Диләрә, 8 нче сыйныфы укучылары Закирова Камилә, Ахмадуллина Камилә, 11 нче сыйныфы укучылары Хәбибуллина Ландыш, Гатауллина Лина, Балтач мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучылары Нәбиева Алия, Шәфигуллина Нәргизә, Фәйзрахманова Адилә,  10 нчы сыйныфы укучысы Муртазина Адилә, Чепья мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Хәйретдинова Рәхимә республика олимпиадасының призерлары булдылар. Укытучылары: Насихова Г. Р., Асадуллина Э. В., Закирова Р. А., Хәйретдинова Г. М., Нигъмәтуллина Т. Х., Мингазова Г. Т.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International