Пыжмара җирлеге яңалыклары. Җирлек Советы утырышы узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 25 январь көнне Пыжмара авылы жирлегендә җирле депутатлар һәм халык катнашында чираттагы сессия үтте.

Авыл җирлеге башлыгы Заляев Рафил Халипович 2023 елга авыл җирлеге эшчәнлегенә һәм бюджет үтәлешенә отчет белән чыгыш ясады. Шулай ук Пыжмара төп белем мәктәбе директоры Рамазанов Ленар Мубаракзянович, Пыжмара мәдәният йорты директоры Галиева Фәридә Камилевна һәм Әтнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Нәсихова Гөлнур Вафовна да үз эшләре буенча сөйләделәр.

Район башлыгы урынбасары Сабирзянов Наил Нургаязович җирле халыкны район тормышы белән таныштырды һәм кергән сорауларга җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International