17 нче гыйнвар көнне Смәел авыл китапханәсендә Балтач муниципаль район контроль- хисап палатасы рәисе Сабиров И.С., депутатлар, авыл активы катнашында сессия үткәрелде.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды:
1. Смәел авыл җирлеге башлыгының 2023 нчы елдагы эшчәнлеге турында отчеты.
2. Смәел авыл җирлегенең 2023 нчы елдагы бюджет үтәлешен раслау турында; (беренче укылыш)
3 . Балтач районы Эчке эшләр бүлеге полиция участок вәкиле И.Р. Мөбарәкшинның информациясе.
Сессиядә катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
75 яшьлек юбилее уңаеннан Балтач район Аксакаллар шурасы рәисе, җирлекнең Ветераннар Советы рәисе Солтан Ибраһим улы Фатыйхов истәлекле бүләк, чын күңелдән чыккан котлаулар кабул итте.