Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. Югары Субаш авылында дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 нче елның 17 нче гыйнварында Югары Субаш авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, җирлек депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнашты.

Сессия узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгы отчетын, УУП М.Н. Зариповның йомгаклау отчетын, Субаш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нурмөхәммәтова Ф.н. хисабын тыңладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International