Балтач муниципаль районы башлыгының Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Бүген, 12 гыйнвар көнне, прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Балтач районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне - дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 87 ел дәвамында башкарып килә.

Прокуратура бүгенге көндә халык үзләренең проблемалары, хокукый сораулар белән мөрәҗәгать итә алырлык ышанычлы дәүләт органы булып исәпләнә. Эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлдерелгән. Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә районда эчендә генә түгел, ә ил югарылыгында законлылыкны саклауга үз өлешен кертә. Коллектив зур булмаса да, алар барысы да үз эшләренең чын осталары.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуратура хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйм. Җаваплы вазифаи бурычларын намус белән башкарып, гаделлекне торгызу юнәлешендә эзлекле эш алып баручы хезмәткәрләрнең башкарган эшләренә тап төшмәсен, районыбыз халкы белән аңлашып, теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеп хезмәт куярга язсын! Киләчәктә дә хокук саклау, террорчылыкка юл куймау, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау – сезнең өчен төп хезмәт бурычларының берсе булып калсын, коллективка хезмәт уңышлары телим!

Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International