Балтач районы ГХАТ бүлегендә 2024 елның беренче баласын хөрмәтләделәр

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

10 гыйнвар көнне Балтач ГХАТ бүлегендә районда 2024 елда туган иң беренче сабыйның әти-әнисе Динә Әдһәм кызы һәм Рәмис Рәис улы Хәбибуллиннарны дүртенче балалары тууы белән котладылар. Хәбибуллиннар гаиләсе – күпбалалы гаилә. 3 ул һәм бер кызга гомер биргән Динә һәм Рәмис Хәбибуллиннарга дүрт балаларын да  тигезлектә, пар канатлы булып тәрбияләп үстерергә насыйп булсын. Бу матур гаиләгә җылы, матур теләкләрен район башлыгы Рамиль Нотфуллин, район газ оешмасы вәкилләре юлладылар. Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүе хуплауга лаек. Чөнки ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз! Ә балаларыбыз шул дәүләтне төзүче өметле киләчәгебез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International