Балтач муниципаль район башлыгының Раштуа бәйрәме белән котлавы

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! 

Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта. Христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга да үз өлешләрен кертәләр. Дин тотучыларыбыз югары әхлакый кыйммәтләрне саклап, үзара бердәм булып яшиләр.

Раштуа безнең гаиләләребезгә иң кыйммәтле бүләкләр - туганнар һәм дуслар белән аралашу шатлыгы, балаларның шат авазын, якын һәм кадерле кешеләребезнең игътибарын һәм яратуын алып килсен. Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! Раштуа бәйрәме котлы булсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International