“Юл кагыйдәләрен саклыйбыз, хәвеф-хәтәрсез адым ясыйбыз” дигән шөгыль

2023 елның 8 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә “Наз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә “Юл кагыйдәләрен саклыйбыз, хәвеф-хәтәрсез адым ясыйбыз” дигән шөгыль үткәрелде.

Чараның төп максаты - юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре һәм светофор сигналларының әһәмияте турындагы күзаллауларны киңәйтү, күзәтүчәнлекне һәм игътибарны үстерү.

 Балалар бик актив катнашты, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр, ә дәресләр ахырында истәлекле һәм файдалы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International