Инвалидлар декадасы кысаларында "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Чепья авыл клубы һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре катнашында "Изгелеккә юл ачыйк" дигән бәйрәм концерты узды. Евгения Михайлова, Демеева Елена, Залия Зыятдинова, Нурзиган Ишморатова башкаруындагы җырлар, нәфис сүз беркемне дә битараф калдырмады.
Мондый чаралар инвалидлар hәм пенсионерларга күңел күтәренкелеге өсти hәм яшәү өчен көч бирә.