«Наз» үзәге ярдәме белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балалар сәнгать мәктәбе» мәгариф учреждениесе укытучылары чыршы уенчыгы әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар.
Мастер-класс сәнгать мәктәбенең вокаль бүлеге укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм концерты балаларга бик ошады. Алар Балтач балалар сәнгать мәктәбе коллективына һәм укучыларына рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар теләде.