Балтачта инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. Аның чираттагысы «Наз» социаль-реабилитация бүлегендә узды.
Очрашуда район социаль яклау бүлегеҗитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова, Балтач районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев һәм башкарма комитетның финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов катнашты.
Социаль реабилитация үтүче инвалидлар һәм пенсионерлар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, алар исә үз чиратларында һәр кешегә тулы мәгълүмат җиткерде.
Очрашу ахырында һәр социаль хезмәт алучыга истәлекле бүләк бирелде.