Инвалидлар декадасы кысаларында "Әнигә ял сәгате" дигән акция уза. Аның ярдәмендә әни кеше үзенең кичектергесез эшләренә бераз вакыт бүлеп бирә ала. “Наз” комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучының өендә булдылар.
Кыз белән игътибарны һәм вак моториканы үстерүгә шөгыльләр үткәрелде. Шулай ук «Колобок» курчак спектаклен күрсәтү дә оештырылды.
Кечкенә тамашачы мавыгып әкият карады һәм үзе дә спектакльдә катнашты.