Шубан җирлеге яңалыклары. Инвалидлар декадасы хөрмәтенә инвалид балаларны котладылар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

       1-10 декабрь  аралыгында  инвалидлар декадасы бара, ә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул  уңайдан  “Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылыйк” исеме астында  авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Шубан авыл җирлегендә яшәүче инвалид балаларны өйләренә барып бүләкләр тапшырып, чыршы уенчыклары ясау буенча мастер класс үткәреп кайттылар.

      Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International