1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Наз» үзәгенең белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында балачактан инвалид булган Сулеймановларга бүләк тапшырдылар. Волонтерлар Гүзәлия Ризванова һәм Лилия Гарипова аларны котладылар һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр аларга карата игътибарлы һәм җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.