5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында, җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча, "Кайнар линия" узачак.

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында, җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча, "Кайнар линия" узачак.

Оештыручы – Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркеме.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 5 декабрьдә 8(800)350-44-72 кайнар линия телефоны буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шулай ук 4 декабрьга кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 23:59 сәгатькә кадәр мөрәҗәгатьләр калдырырга мөмкин.
https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International