Архив шәхси фонд документлары белән тулыланды

2023 елның 1 декабре, җомга

Гражданнарның шәхси архив документлары аларның шәхси тормышы аша дөньяда барган күп кенә вакыйгаларны һәм фактларны күрергә мөмкинлек бирә торган кыйммәтле тарихи чыганак булып тора. Шәхси архивлар аркылы тарихта профессиональ, иҗтимагый, иҗади яки үзләрен башка мөнәсәбәттә актив күрсәткән кешеләр турында истәлек саклана.

Балтач муниципаль архивы архив фондларын шәхси архив документлары белән тулыландыруга зур игътибар бирә. Быел Балтач бистәсеннән Нургаянова Сания Закировна әтисе - Садыйков Закир Садыйк улы Бөек Ватан сугышы ветеранының бик бай шәхси архивын Балтач муниципаль архивына тапшырды. Документлар составында Закир абыйның тормыш иптәше Фатыйма ханым документлары да бар. Безгә бирелгән документлар ветеран тормышының барлык этапларын чагылдыра. Ул үсеп килүче буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Кече яшьтән авыл хуҗалыгына лаеклы хезмәт итүче, сугыш кырында узен аямыйча көрәшеп күп кенә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән олы шәхес.

     Хөрмәтле райондашлар сезне дә муниципаль архив белән хезмәттәшлеккә чакырабыз, гаиләгезнең кабатланмас тарихын киләчәк буыннар өчен саклагыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International