Бүген районда инвалидлар иҗтимагый оешмасы активистлары белән инвалидлар декадасына багышланган “Түгәрәк өстәл” узды.
Түгәрәк өстәл артына җыелуның төп максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш позициясен активлаштыру, инвалидларга мәдәни тормышта катнашу мөмкинлеген тәэмин итү, район халкының игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә нигезләнде.
Чарада районның социаль яклау өлкәсе, үзәк хастаханә, Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе, район мәшгульлек үзәге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, инвалидлар җәмгыятьләренең җирле бүлекчәләре рәисләре, районыбызның мөмкинлеге чикле гражданнары, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучы һәр җитәкче, белгеч аудитория алдында үз ведомствосы мәгълүматы белән чыгыш ясап, районда физик чикле гражданнар белән эшләү юнәлешләре турында сөйләделәр, булган проблемаларны күтәреп, аларны бергәләшеп чишү юллары буенча киңәштеләр. Шулай ук мөмкинлеге чикле категориясендәге гражданнарның иң мөһим сорауларына җавап бирделәр.
Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр , проблемалар турында фикер алышу нәтиҗәсендә, түгәрәк өстәлдә катнашучылар уртак очрашуларның мөһимлеген билгеләп үттеләр. "Мондый чаралар барлык сорауларга тулы җаваплар алу, бәхәсле хәлләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирә,"- дип билгеләп узды район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.