Прокуратура аңлата. Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

31.07.2023 елгы 404-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Административ хокук бозулар кодексына хәрби исәп өлкәсендә җәзаларга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр 2023 елның 01 октябреннән үз көченә керде.
Мәсәлән, 1 октябрьдән хәрби исәп буенча бурычларын үтәмәүчеләргә җәзаны кырысландырдылар. Аерым алганда, әгәр дә эш бирүче-юридик зат гражданга хәрби комиссариатка чакыру турында хәбәр итмәсә яки повестка буенча килүне тәэмин итмәсә, аңа 350 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный. шул ук хокук бозу өчен вазифаи затлар 40 меңнән 50 мең сумга кадәр түләячәк. элегрәк аларны гына 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штрафка тартканнар. 
Мондый ук җаваплылык хәрби комиссариатка беренчел хәрби исәпкә кую өчен исемлекләр тәкъдим итмәгәннәрне көтә. Элек моның өчен дә бары тик вазифаи затларны гына җәзалаганнар. 
Берничә яңа санкция кертелде. Мәсәлән, хәрби исәпкә алу өчен мәгълүматны вакытында тапшырмаган яки бөтенләй җибәрмәгән вазифаи затлар 40 меңнән 50 мең сумга кадәр түләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International