Яшь балтачлыларга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан паспортлар тапшырылды

2023 елның 3 ноябре, җомга

2023 елның 03 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 16 укучыга Россия Федерациясе гражданының беренче паспортлары тапшырылды. Бу вакыйга ата-аналар һәм якыннары катнашында тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Россия гражданы булу-зур хөрмәт. Паспорт алу-һәр яшүсмер тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Төп документны матур теләкләр белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тантаналы рәвештә тапшырды. Бүләкләү чарасында “Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкиле Айрат Хәйруллин, Балтач районы “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе Әлфия Тәкиева, район яшьләр һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлап, үз илләренең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International