5 нче октябрь көнне муниципаль архив җитәкчесе Рүзилә Ильясова, гомумрәсәй мәгариф профсоюзы Татарстан Республикасы оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Резида Гаязова һәм Сосна авылының “аяклы энциклопедиясе”, үз авылы тарихын, аның кешеләре язмышын өйрәнүгә күп хезмәт куйган Фәридә Гатауллина бүгенге көндә Казан каласында яшәүче, төп чыгышлары белән Сосна авылыннан булып, тырыш хезмәтләре белән республикабызда һәм дөнья күләмендә танылган, үрнәк тормыш юлы узган мөхтәрәм якташларыбыз Мөхәммәт, Сәлмә һәм Әхмәт Мазһаровлар гаиләсендә булып, Мөхәммәт әфәндененең гаилә тарихын видеоязмага яздырып кайттылар.
Резида Сәләхиевна Мазһаровларның укытучылар династиясендәге сорауларына җаваплар, ә Фәридә ханым үз белгәннәрен Сәлмә ханым белән уртаклашып, узе өчен аннан яңа белешмәләр алып кайтты. Якташларыбызга сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.