Балтач районында юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Балтач районының һәр авыл җирлегендә “Өлкәннәр көне”н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек. ГХАТ хезмәткәрләре дә Чапшар авылы мәдәният йортында узган чарада, бергә матур итеп яшәүче юбиляр гаиләләрне котладылар. Гаилә бүлеге җитәкчесе һәр гаиләгә җылы теләкләрен җиткезеп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International