Балтач районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

2023 елның 29 август көнендә Республика көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен “Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкиле Айрат Хәйруллин, Балтач районы “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе Әлфия Тәкиева, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин килделәр. Алар үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International