Смаил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы рус теле буенча халыкара олимпиада призеры булды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

12-15 июньдә Казан шәһәрендә туган (рус булмаган) теле булган мәктәпләрнең 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада узды. Балтач районы исеменнән Смаил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Камилә чыгыш ясады.

Камиля олимпиаданың язма һәм телдән турларында уңышлы чыгыш ясый һәм призер була. Камиләне һәм аның укытучысы Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызын искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз! Уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International