Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре танып белү сәгате үткәрделәр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Ура! Каникул җитте! Җәйгесе, иң озыны, иң рәхәте, иң матуры! Иң китаплысы да ул каникулларның! 92 көн буена  кем күбрәк китап укыр икән?

30 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар янына килеп, “Китаплы җәй” дип аталган танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тәкъдим иткән “Китапстан”  проектының асылы аңлатылды, брошюралар таратылды. Чараның икенче өлешендә ял итүче балалар төрле фәннәрдән белемнәрен дә сынадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International