Балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан түбән керемле гаиләләргә бердәм (универсаль) пособие түләнә, ул элек гамәлдә булган түләүләрнең күпчелеген бетерде. Яңа пособие алу хокукы 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрдә һәм иртә срокларда исәпкә алынган йөкле хатын-кызларда булачак.

Гражданнарның сорауларына Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фондының Татарстан бүлеге җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 31 майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 30 маена кадәр 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International