Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап татулыкка дәшә” дип аталган әкияти сәфәр үтте

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

26 май көнне, «Библиотөн-2023” акциясе кысаларында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап татулыкка дәшә” (“Книга строит мосты”) дип аталган әкияти сәфәр үтте. Чарага  Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 1, 2, 4 сыйныф укучылары килде. Иң элек ерактан килгән кунаклар өчен  Үзәк китапханә белән танышу уздырылды. Укучылар һәр бүлек, аларның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.

Әкияти сәфәр барышында кунаклар республикабызда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре, ризыклары, милли киемнәренә кагылышлы биремнәрне үтәделәр. Татар, рус  халык әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Белемнәрне сынаган биремнәр музыкаль-хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International